Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

«Минем героем - минем гаиләм» онлайн-флешмобы бара

Татарстанда Җиңү көненә «Минем героем - минем гаиләм» онлайн-флешмобы башланды.

Татарстанлылар социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының тарихлары белән уртаклаша ала. Аннары бу язмалар матбугат чаралары сюжетларында һәм яңалыкларда күренәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Акция #Минем Герой – минем Гаилә (#МойГеройМояСемья) исемен ала һәм популяр «Үлемсез полк»ка өстәмә булып тора. Узган ел ул беренче тапкыр уздырылды һәм «ВКонтакте»да 700дән артык катнашучыны җыйды. Бу юлы оештыручылар аны барлык социаль челтәрләрдә киңәйтергә карар итәләр.

Флешмобка кушылу өчен татарстанлылар үзләренең туганнарына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга — хәрбиләргә һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган постлар бастырып чыгарырга тиеш. Басмада геройның фотосы һәм #минемГеройминемГаилә (#мойГероймояСемья) хештегы булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев