Миңнеханов Дәүләт Советына юллама белән чыгыш ясаячак
В республике

Миңнеханов Дәүләт Советына юллама белән чыгыш ясаячак

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның җиденче чакырылыш республика Дәүләт Советына еллык юлламасы бүген, 28 сентябрьдә, 10:00 сәгатьтә Сәйдәшев ис. ДБКЗда узачак.

Юллама барышында Рөстәм Миңнеханов хисап чорында республиканың социаль-икътисадый үсешенә нәтиҗә ясаячак һәм якындагы елга регион үсешенең юл картасын күрсәтәчәк. Документта Татарстан хөкүмәтенең төп өстенлекләре һәм эш юнәлешләре булачак. Чыгышның турыдан-туры трансляциясе теле- һәм радиоканалларда оештырылган.

Фото: пресс-служба раиса РТ


Нет комментариев