Казанда тантаналы рәвештә «Тулпар»стадионы янында төзелгән яңа регби үзәген ачтылар. Спорт объекты 1750 тамашачыга исәпләнгән. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Комплекска җылыту кыры, тренировка газоны, фан-зона, фуд-корт, клуб кибете, чишенү бүлмәләре, тренажер залы, медицина блогы, сауна һәм массаж кабинетлары керә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа үзәк республиканың спорт инфраструктурасын үстерү буенча системалы эшнең бер өлеше булды. Ул Казан регбисының тарихы 1967 елда «Динамо»стадионында тренировкалардан башлануын искәртте.
Нет комментариев