Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Республика җитәкчесе ТАИФ эшен югары бәяләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ»АҖ акционерларының гомуми җыелышының еллык утырышында катнашты.

Узган ел республикада сәнәгать җитештерүе күләме алты триллион сумнан артып китте, тулай төбәк продукты - 5,7 триллион сумнан артык. Төбәк 34,5 миллион тонна нефть чыгарган. Нефть эшкәртү 23,7 миллион тонна диярлек тәшкил иткән, шуның 6,7 миллионын «ТАИФ-НК» эшкәрткән.

Миңнеханов компаниянең зур эш тәҗрибәсен, профессиональ команданы һәм зур проектларны гамәлгә ашыруны билгеләп үтте. Республика башлыгы ТАИФ төркеме эшчәнлегенә югары бәя бирде, аның Татарстанның тотрыклы үсешенә һәм иминлегенә керткән өлешен билгеләп үтте.

ТАИФ оешмасы шулай ук узган ел эчендә хәйрия һәм иганәчелек максатларына ике миллиард сум күчергән. Ә Кар барсын саклау проекты компания өчен әһәмиятле проектларның берсе булды, дип хәбәр иттеләр ТР Рәисе матбугат хезмәтендә.

Чыганак:кичкеказан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев