Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Россельхозбанк фермерларга кредит бирүне арттырды

Узган съездның төп вакыйгаларыннан берсе - Россельхозбанк идарәсе рәисе Борис Листовның чыгышы булды. 2021 елда РСХБ фермерларга 102 млрд. сумга кредит биргән, бу узган ел белән чагыштырганда 40%ка күбрәк. Ул ассызыклап үткәнчә, фермерларның теләкләре - Банкның продукт линейкасын һәм сервисларын төгәлләштерү өчен нигез.

РСХБ башлыгы билгеләп үткәнчә, Банк фермерлар эшен нәтиҗәлерәк итүгә,   кирәкле  ресурслардан  файдалану  мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар  комплексын  максатчан рәвештә эшли һәм гамәлгә кертә.  

 “Безнең бурыч - фермерларда  минималь мөмкинлекләр генә түгел, ә алар  максималь дәрәҗәдә булырга  тиеш.  Эре агрокомплексларның үз фәнни-тикшеренү үзәкләре һәм ИТ-бүлекчәләре бар, алар яңа трендларны күзәтеп бара  алалар. Фермерларның мондый инфраструктурасы юк. Шуңа күрә банк бу мәсьәләне хәл итүне үз өстенә алды. Безнең цифрлы платформаларыбыз Своё Фермерство, Своё Родное, Я в Агро сатып алу, тәэмин итү, базарга чыгу, белгечләрне сайлап алу һәм укыту процессларын шактый гадиләштерергә мөмкинлек бирә”, – дип өстәде Борис Листов.

Әмма эшли белә торган  белгечләр булмаса, бер технологиядән дә файда  булмаячак. Шул  максаттан чыгып,   «Фермер мәктәбе» ачылды, анда агробизнесны башлау һәм алга  таба  үстерү өчен кирәк булган бөтен нәрсәгә өйрәтәләр. Узган ел  “Фермер мәктәбе”  50 төбәктә эшләде  һәм 2000гә якын белгеч чыгарды. Быел “Фермер мәктәбе”  Россия Федерациясенең барлык субъектларында эшли башлаячак һәм ул Бөтенроссия белем бирү проектына  әвереләчәк. Моннан тыш, Банк аграр  югары  уку йортларының  аеруча  талантлы студентларына  махсус стипендияләр белән булыша.

Чыганак: https://agro.tatarstan.

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев