Россия Саклану министрлыгы мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә бәйгегә гаризалар кабул итә
«Конкурс тугыз номинация буенча үткәрелә: әдәби иҗат һәм нәшрият эше, музыка сәнгате, театр сәнгате, сынлы һәм монументаль сәнгать, музей-күргәзмә эшчәнлеге, мәдәни-агарту проекты, кино һәм анимация сәнгате, мәдәният үсешенә керткән өлеш, мәдәни шефлык», дип хәбәр итә РФ мәдәният министрлыгы, Саклану министрлыгы хәбәренә сылтама белән.
Конкурска тәкъдим ителгәнчегә кадәр әсәрләре ярты ел алдан дөньяга чыккан аерым затлар һәм авторлык коллективлары тәкъдим ителә ала.
Конкурс турында тулыра мәгълүмат РФ Саклану министрлыгының рәсми сайтында, «Мәдәният» бүлегендә урын алган.
- 2021 елда әлеге конкурс лауреатлары арасында РФ халык артисты Александр Розенбаум, РСФСРның халык артисты Никита Михалков, Белгород курчак театрының «Говорит Ленинград» спектакленең авторлар коллективы бар. Татарстанда төшерелгән «Мин сине сагынам» (»Я по тебе скучаю») кинопроекты махсус дипломга ия булган.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiya-oborona-ministrlygy-madaniyat-ham-sangat-olkasenda-baigega-garizalar-kabul-ita-5861843
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев