В республике
Россия югары уку йортларында документларны кабул итә башлау вакыты билгеле булды
610
0
0
Россиядә югары уку йортларына кабул итү кампаниясе быел 20 июньдә башлана.
«Документлар 20 июньнән 25 июльгә кадәр кабул ителә», – дип яза ТАСС Мәгариф һәм фән министрлыгының кайнар элемтәсе хәбәренә сылтама белән.
Бу Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча укырга керергә җыенучы абитуриентларга кагылачак. Укырга керү турындагы мәгълүмат 9 августта билгеле булачак.
Абитуриентлар документларны югары уку йортларына дүрт ысул белән тапшыра ала — уку йортына килеп, почта аша, мәгариф учреждениесенең мәгълүмати системалары ярдәмендә яки «Поступление в вуз онлайн» суперсервисы ярдәмендә.
Чыганак: ватаным татарстан
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев