Рөстәм Миңнеханов ипотеканы ни эшләтергә җыена?
Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова 17 февральдә Казан Кремлендә республиканың сәяси-икътисади тормышына кагылышлы яңалыклар белән таныштырды. Россия Төзелеш министрлыгы коллегиясе утырышында һәм Россия Дәүләт Советының “Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите” юнәлешендәге комиссиясе эшендә Татарстан Президенты да катнашты. Рөстәм Миңнеханов әлеге комиссиянең рәисе.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә ясаган чыгышында сөйләгәнчә, Россия Президенты Владимир Путин илдә 2030 елга елына 120 миллион квадрат метр торак төзеп тапшыру бурычы куйган.
— Барлык гражданнарга да караган ташламалы ипотеканы 2024 елга кадәр озынайту кирәк. Ипотека кредитларының еллык ставкасын 7 процентта калдыру, ә кредит күләмен 3 миллион сумнан 6 миллион сумга кадәр җиткерү зарур. Шәхси торак сатып алуны ташламалы ипотека программасына кертү әһәмиятле. Бу беренчел базарда бәяләрне тоткарларга ярдәм итәчәк,-ди Рөстәм Миңнеханов.
Тулырак: http://shahrikazan.
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев