Шәхси йорт төзүчеләр арта
В республике

Шәхси йорт төзүчеләр арта

Татарстанда 2026 ел башыннан шәхси торак төзелеше актив темплар белән дәвам итә. Ел башыннан дәүләт кадастр исәбенә 7 183 торак йорт куелган, аларның гомуми мәйданы якынча 980 мең квадрат метр тәшкил итә, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

Төзелеш материаллары арасында кирпеч аеруча киң кулланыла. Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры мәгълүматлары буенча, якынча 4 мең йорт нәкъ менә әлеге материалдан төзелгән, аларның мәйданы 570 мең квадрат метрга якын. Агач йортлар шактый сирәгрәк очрый – 820 объект теркәлгән. Блок материаллардан салынган йортлар исә иң аз санны тәшкил итә – нибары 188.

Катлылык ягыннан караганда, бер катлы йортлар өстенлек итә. Аларның саны 4 987гә җитә. Ике катлы йортлар 2 072 тәшкил итсә, өч катлы биналар 124 кенә.

Чыганак:татаринформ.


Нет комментариев