Сентябрь ахырына кадәр җылы булачак
Татарстанга салкынча һава агымы үтеп керде. Аз-маз яңгырлар да явып үтәчәк.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе – 27–28 сентябрьдә республикада яңгыр ихтималы аз. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +17…+22 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә исә +2…+8 градус күрсәтәчәк.
Синоптикларның башлангыч фаразы буенча, җомга һәм шимбә – 29–30 сентябрьдә бик җылы, коры һава саклана. Көндезге температура +19…+24 градус чикләрендә тирбәләчәк.
Чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/123615/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев