Синоптиклар салкын һава торышының Татарстанда никадәр озак сакланачагын әйтте
Якын көннәрдә Татарстан циклонның тыл өлешендә урнашачак, шул сәбәпле төбәктә салкын һава торышы саклана, көнчыгыш районнарда вакыт-вакыт яңгыр явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәрендә әйтелә.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе урыны белән, бигрәк тә республиканың көнчыгышында, яңгыр көтелә. Температура фоны үзгәрмәячәк – төнге сәгатьләрдә термометр баганасы +8..+13, көндез +17..+22 градус күрсәтәчәк.
ТР Гидрометеорология үзәге алдан фаразлавынча, җомга һәм шимбә безнең төбәк элеккечә түбән атмосфера басымы кыры йогынтысында була. Төрле дәрәҗәдәге көчле яңгырлар явып узачак, урыны белән яшен булырга мөмкин. Көндез термометр баганасы +19 градустан югары күтәрелмәячәк.
Чыганак: https://tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев