Татарстан белән Брест хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Казанда Татарстан Хөкүмәте һәм Беларусьның Брест өлкә башкарма комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, дип хәбәр итә республика Рәисе матбугат хезмәте.
Планда – сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә үзара хезмәттәшлек итү.
Шулай ук Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов Брест өлкә башкарма комитеты рәисе Петр Пархомчик белән очрашты. Яклар төбәкара дәрәҗәдә үзара файдалы хезмәттәшлек, делегацияләр алмашу һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча алдагы адымнар турында фикер алыштылар.
Чыганак:кичкеказан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев