Татарстан халкы социаль челтәрләрдә коронавируска каршы флешмоб башлады
В республике

Татарстан халкы социаль челтәрләрдә коронавируска каршы флешмоб башлады

Акциядә катнашучылар социаль челтәрләрдә кешеләргә иминлек теләп, елмаюлы фотолар урнаштыра.

Татарстан халкы, бүген билгеләп үтелә торган Бөтендөнья бәхет көнендә, социаль челтәрләрдә Covid-19 коронавирусына каршы флешмоб оештырды.

Акциядә катнашучылар бөтен кешегә дә иминлек теләп, социаль челтәрләрдә бәхетле фотолар урнаштыра башлады. Аларны #воВсе32 һәм #мечтайсомной дигән хештеглар белән дә билгеләп куя.

Флешмобның максаты — бүген дөньяда таралган коронавирус аркасында карантинда утырган кешеләргә һәм, гомумән, якыннарыңа иминлек теләп, елмаю бүләк итү.

Акциянең инициаторы — «Минем белән бергә хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты.

Бу флешмобка күпләр, шул исәптән Рөстәм Миңнеханов та кушылды. "Барысы да әйбәт булыр!" - дип язган Татарстан Республикасы президенты Instagram битендә. 

 

 

Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов: «Елмаегыз. Әлеге мизгелгә куаныгыз. Акциягә кушылыгыз һәм бәхетле мизгелләрегезне сурәтләгән фотолар урнаштырыгыз!»

 

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев