Татарстан мәгариф системасына 15 млрд сумнан артык акча бирелгән
Узган ел федераль бюджеттан Татарстан мәгариф системасына илкүләм проектлар кысаларында 15 млрд сумнан артык акча җибәрелгән. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин хәбәр итте.
"Республика технологик лидерлык илкүләм проектларын – "Яшьләр һәм балалар", "Гаилә", "Кадрлар" яңа илкүләм проектларын гамәлгә ашыруда катнаша, аларның чаралары "Мәгарифне үстерү", "Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеше" Россиянең дәүләт программаларына кертелгән », – дип сөйләде ул.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев