Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Татарстан мөфтие Корбан бәйрәме көннәрендә намазның үзенчәлекләре турында сөйләде

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан бәйрәме көннәрендә һәр фарыз намаздан соң «тәкбир-тәшрик» әйтергә кирәклеге турында сөйләде.

«5 июньдә иртәнге намаздан башлап 9 июньдә көндезге намазга кадәр һәр фарыз намаздан соң тәкбир-тәшрик әйтелә», -дип хәбәр итте мөфти үзенең Телеграм-каналында.

Ул шулай ук корбан чалуны 8 июньдә кояш баеганчы башкарырга кирәклеген искәртте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан мөселманнары Корбан бәйрәмен 6 июньдә билгеләп үтәчәк. Тиешле указга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган иде.

Чыганак: https://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев