Республикада 466 мең 207 укучы һәм 31 801 укытучы көн саен иртәнге медицина фильтрын уза. Бүгенге көндә «иртәнге фильтр» ны үтә алмаган укучылар саны 884кә җиткән.
Дүрт мәктәптә (1 мәктәп — Минзәләдә, 2 мәктәп — Лаешта һәм 1 мәктәп — Зәй муниципаль районында) авырулар санын киметү максатыннан вакытлыча укулар туктатылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Министрлык хәбәрендә дәресләрдән азат ителгән балаларга бер-берсе белән элемтәгә керүне чикләргә һәм җәмәгать урыннарына чыкмаска киңәш ителә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанга 12-17 яшьлек яшүсмерләр өчен «Спутник М» вакцинасының беренче партиясе кайтты. Прививка ата-аналарның язма ризалыгы белән генә үткәрелә. Бүген 37 балага вакцина ясалган.
Чыганак: https://vatantat.ru/2022/01/73345/
Фото: интернеттан
Нет комментариев