Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда балалы гаиләләр 6% еллык ставкалы ипотека кредиты алырга мөмкин

Ипотека буенча ставкаларны субсидияләү программасы кысаларында еллык 6 процентлы кредитны 15 мең Россия гаиләсе алган инде.

Татарстанда балалары булган гаиләләр еллык 6 процент ставка буенча ипотека кредиты алырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ипотека буенча ставкаларны субсидияләү программасы кысаларында еллык 6 процентлы кредитны 15 мең Россия гаиләсе алган инде.

2017 елның 28 ноябрендә Россия Президенты каршындагы Илкүләм стратегия гамәлләрен тормышка ашыру буенча Координация совет утырышында 2012 — 2017 елгы балалар мәнфәгатьләрендә норматив хокукый актлар эшләү турында карар кабул ителде. Алар 2018 елның 1 гыйнварыннан алып 2022 елның 31 гыйнварына кадәр икенче яки өченче бала туган очракта, элек бирелгән кредитларны 6 процент дәрәҗәсенә кадәр рефинанслауга, ике яки өч балалы гаиләләргә торак урыннары сатып алуга ипотека кредитлары буенча процент ставкасын субсидияләүгә юнәлдерелгән.

Шул ук вакытта субсидия бары тик беренчел базарда торак сатып алу шарты белән генә гамәлгә ашырыла. Икенче баласы туган гаиләләр өчен аның вакыты өч ел, өченче баласы туган гаиләләр өчен биш ел тәшкил итә.

 

Субсидияләү программасының аерым шартларын камилләштерү өчен карар кабул ителде. Ул Россия гражданнарына 2018 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр икенче бала һәм (яки) аннан соңгы бала туганда бирелгән ипотека кредитлары буенча кредитның бөтен срокларына еллык 6 процент ставка дәрәҗәсенә кадәр субсидияләүне күздә тота. Моннан тыш, Ерак Көнчыгыш федераль округында яшәүчеләр өчен шул ук шартларда процент ставкасы еллык 5 процент дәрәҗәсенә кадәр субсидияләнәчәк.

Субсидияләү программасына элек рефинансланган кредитларны кертергә мөмкин — бу күп кенә гаиләләргә дәүләт ярдәменнән файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев