Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда дүрт айда 400 мең кеше диспансеризация узган

Татарстанда быелның дүрт аенда 400 меңләп кеше диспансеризация һәм һөнәри медицина тикшеренүе узган, тагын 118 116 кешегә тирәнтен диспансеризация үткәрелгән. Мондый тикшеренү нәтиҗәсендә һәр унбишенче кеше үзендә җитди авыру ачыклаган һәм вакытында дәвалана башлаган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Эш урынында үткәрелгән һөнәри медицина тикшеренүе нәтиҗәләре буенча 100 меңгә якын кеше (ягъни беренче этапта тикшеренүчеләрнең 24,3 проценты) диспансеризациянең икенче этабына юнәлдерелгән, һәм аларның 77 проценты җентекле тикшеренү узган инде.

Белгечләр искәрткәнчә, даими рәвештә диспансеризациягә бару йөрәк-кан тамырлары системасындагы тайпылышларны, бронхлар һәм үпкәләрдә хроник авыруларны, шикәр чире һәм яман шеш кебек аеруча куркыныч чирләрнең азып китүен кисәтергә ярдәм итә. Бүген күбесенчә нәкъ шушы авырулар инвалидлыкка, үлемгә китерә. Аларны башлангыч стадиядә ачыклаган очракта дәвалау яхшы нәтиҗәләр бирә.

Быел диспансеризация барышында беренче тапкыр 26 меңгә якын чир ачыкланган. Болар, нигездә, әлеге дә баягы аеруча куркыныч саналган авырулар. Әйтик, 30 проценты – кан әйләнеше системасындагы тайпылышлар, шул исәптән 77 проценты – кан басымының югары булуы белән бәйле авырулар.

Республика онкология диспансерының беренчел мәгълүматлары буенча, быелның дүрт аенда яман шешнең 265 очрагы тәүге тапкыр диагнозланган, аларның 75,8 проценты – иртә стадияләрдә (I-II стадияләр). Ачыкланган бу авыруларның күпчелеге – 24,1 проценты (64 очрак) – күкрәк бизе яман шеше.

Мәгълүм булганча, диспансеризация ике этапта үткәрелә. Беренчесе – скрининг. Ул авыруларның башлангыч билгеләрен ачыклау максатын тота, ә икенчесе, өстәмә тикшеренүләр уздырып, төгәл диагноз куярга мөмкинлек бирә.

Халык өчен бушлай диспансеризация кампаниясе «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

#илкүләм проектлар

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-durt-aida-400-men-kese-dispanserizaciya-uzgan-5871592

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев