Татарстанда «Мәктәп экопатруле»  конкурсы башланды
В республике

Татарстанда «Мәктәп экопатруле» конкурсы башланды

Республикада «Экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырыла торган «Мәктәп экопатруле» республика конкурсының яңа этабына гаризалар кабул итү башланды. Конкурс 2014 елдан ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча үткәрелә, дип хәбәр итә ТР ЭТБМ матбугат хезмәте.

Алынган мәгълүматларга караганда, проектның максаты-мәктәп укучыларын табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү. «Мәктәп экопатруле» эшләгән чорда 51 меңнән артык санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган һәм бетерелгән.

Катнашу өчен «Мин-мәктәп укучысы» мультисервисын күчереп алырга, теркәлергә һәм теркәлгән чүплекләр белән фото җибәрергә кирәк. Экологлар чаралар күрәчәк, ә укучы баллар алачак. Баллар никадәр күбрәк булса, җиңүгә өмет шулкадәр югарырак.

Конкурс шәһәр һәм авыл мәктәпләре арасында «Иң актив укучы» (1-4, 5-8, 9-11 сыйныфлар), «Иң актив сыйныф», «Иң актив мәктәп» һәм «Иң яхшы муниципаль район/шәһәр округы» номинацияләре буенча үткәрелә. 2025/2026 уку елы өчен җиңүчеләрне ноябрьдә бүләкләячәкләр.


Нет комментариев