Татарстанда өлешчә мобилизациягә эләгүчеләрнең балаларына түләүләр күләме билгеле
Татарстанда өлешчә мобилизация барышында запастан хәрби хезмәткә алынган кешенең һәр балигъ булмаган баласына бер тапкыр 20 мең сум күләмендә акча биреләчәк
ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Документ төбәкнең хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты.
Мондый карар «социаль яклау дәрәҗәсен күтәрү максатларында» кабул ителде. Әлеге түләүләр социаль ярдәм чараларын билгеләү өчен матди тәэмин ителеш күләменә исәпкә алынмаячак.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-olesca-mobilizaciyalangannarnen-balalaryna-20-ar-men-sum-tulanacak-5861401
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев