Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, киләсе уку елында уку йортларында «иртәнге фильтрлар» практикасы дәвам итәчәк.
Балалар, укытучылар һәм ата-аналарның керү урынында температураны үлчәячәкләр. Авыруның кечкенә генә билгесе булса да — күз буявы, йөткерү, томау — чир йоктырган кеше кире кайтарылачак.
Республиканың баш санитария табибы билгеләп үткәнчә, мондый чара массакүләм авыруларны булдырмас өчен кирәк.
Чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/89998/
Фото: интернеттан
Нет комментариев