«Россия – Халыклар йорты» Бөтенроссия диктанты 8 сентябрьдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узачак. Акция 11:00 дә башлана.
Агарту чарасы Россия Федерациясе халыклары телләре көненә багышланган һәм Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында үткәрелә. Оештыручылар булып Россия халыклары йорты һәм милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәмендә «Рувики» интернет-энциклопедиясе тора.
Диктант өчен нигез булып шагыйрь Рәсүл Гамзатов әсәрләреннән өзекләр тора. Акцияне үткәрү датасы очраклы гына сайланмаган: 8 сентябрь-шагыйрьнең туган көне.
Диктантта яшькә, белемгә һәм гражданлыкка карамастан теләгән һәркем катнаша алачак.
Үз белемнәреңне турыдан-туры яки онлайн рәвештә тикшереп булачак. Татарстанда мәйданчыкларның берсе республика халыклары дуслыгы йорты булачак. Онлайн-версия 8 сентябрьдә «Рувики» сайтында булачак: теркәлгәннән һәм биремнәрне үтәгәннән соң катнашучы автомат рәвештә сертификат ала.
Бөтенроссия диктантына нәтиҗәләрне 2026 елның 30 сентябренә кадәр ясау планлаштырыла. Биремнәр тексты 9 сентябрьдә рәсми ресурсларда бастырылачак.
Нет комментариев