Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 35 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда (16 кеше) һәм Түбән Кама районында (6 кеше) теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 35 яңа очрагы ачыкланган. Аларның берсе генә инфекцияне чит илдә йоктырып кайткан. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Дүрт кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өендә дәвалана», - диде Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, авыруларның күбесе 30-50 яшь (19 кеше) һәм 50-60 яшь аралыгында (6 кеше) ачыкланган.

Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда (16 кеше), Түбән Кама районында (6 кеше) һәм Яшел Үзән районында (4 кеше) теркәлгән.

Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 4893 очрагы теркәлгән, 3734 кеше (шуларның 39ы – узган тәүлектә) терелгән. 1167 кеше дәвалануын дәвам итә.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев