Татарстанда талпан тешләүләре кимегән
В республике

Татарстанда талпан тешләүләре кимегән

Сезон башыннан бирле медицина оешмаларына талпан тешләп 8 155 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 1 758е балалар. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хәбәр итә.

Иң күп тешләүләр Казанда (3 330), Яр Чаллыда (618), Яшел Үзәндә (401), Әлмәттә (385) һәм Түбән Камада (379) теркәлгән.

Чиләбе, Кемерово өлкәләрендә һәм Новосибирскта боррелиозның 30 очрагы һәм читтән кертелгән энцефалитның өч очрагы теркәлгән.


Нет комментариев