Татарстанда  «Татар йорт » фотоконкурсы старт ала
В республике

Татарстанда «Татар йорт » фотоконкурсы старт ала

Татарстанда татар агач төзелеш сәнгатен саклауга багышланган «Татар йорт » фотоконкурсы башлана. Гаризалар 2026 елның 2 сентябрендә кабул ителә башлый һәм 2027 елның 1 маена кадәр дәвам итәчәк.

Гомуми приз фонды 300 мең сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр иттеләр оештыручылар «Татар-информ» матбугат конференциясендә.

Конкурс биш номинациядә узачак: «Уеп ясалган йөзлекләр», «Иң матур татар йорты», «Декоратив койма, капка», «Югалган мирас» һәм «Иң матур татар урамы». Җиңүчеләр акчалата премияләр алачак: беренче урын өчен – 30 мең сум, икенче урын өчен – 20 мең, өченче урын өчен – 10 мең.

Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк Россия һәм чит ил гражданнары катнаша ала.


Нет комментариев