Татарстанда «Урманны саклыйк» дигән акция узачак
В республике

Татарстанда «Урманны саклыйк» дигән акция узачак

10 октябрьдә, Татарстанда, Бөтенроссия «Урманны саклыйк» акциясе кысаларында массакүләм агач утырту өмәсе узачак. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы төбәк халкын һәм кунакларын чарага кушылырга чакыра.

Акция «Экологик иминлек» милли проекты максатларын хуплауга, урман массивларын торгызуга, экологик хәлне яхшыртуга һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт мәдәниятен формалаштыруга юнәлтелгән.

2025 елда Татарстанда акция нәтиҗәләре буенча 700 гектар мәйданда 2,5 млн үсенте утыртылган, чарада 20 меңгә якын кеше катнашкан.

 


Нет комментариев