Татарстанга яшенле, бозлы яңгыр якынлаша
В республике

Татарстанга яшенле, бозлы яңгыр якынлаша

Татарстанда шторм турында кисәтү игълан иттеләр. 3 сентябрьдә көндез һәм кичен республика территориясендә яшен, урыны белән боз һәм җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Кисәтүдә начар һава торышыннан реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында качмаска, шулай ук урамнар һәм юллар буйлап хәрәкәт иткәндә сак булырга киңәш итәләр.


Нет комментариев