Татарстанга мутацияләнгән грипп килә
В республике

Татарстанга мутацияләнгән грипп килә

Татарстанда ОРВИ сезоны башланды: атна эчендә 11 923 очрак теркәлгән, бу эпидемия чигеннән 26% түбәнрәк. 1 сентябрьдән гриппның 15 очрагы теркәлгән.

Симптомнар гадәти: кинәт башлану, югары температура, йөткерү, томау, баш һәм мускул авыртуы. Катлауланулар: пневмония, инфекцион-токсик шок, энцефалит, үлем очрагы.

Төп куркыныч: грипп штаммнары мутацияләнгән. Үткән сезонда авырганнар яңа мутациядән сакланмый. Беркемдә дә иммунитет юк.

Хәтәр төркемнәргә

  • хроник авырулы кешеләр (бигрәк тә йөрәк җитешсезлеге, диабет)
  • өлкән яшьтәгеләр
  • йөкле хатыннар
  • 3 яшькә кадәр балалар керә.

 

Чыганак: татар-информ

 


Нет комментариев