Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Татарстанлыларны көчле җил һәм боз явуы турында кисәттеләр

Бүген, сишәмбе көнне, 7 июльдә, Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачак. ТР Гидрометүзәге синоптиклары якынлашып килүче яшен фронты һәм көчле җил турында кисәтә.

Фаразлауларга караганда, республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез урыны белән кыска вакытлы, кайбер районнарда яшенле яңгырлар явачак, шулай ук боз явуы да ихтимал.

Җил юнәлешен көньякка һәм көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк һәм секундына 6-11 метр тизлек белән исәчәк. Әмма яшен вакытында урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәю көтелә.

Көндез һава +24 + 29 градуска кадәр җылыначак.

 

Чыганак: НТР 24

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев