Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин вафат
Бу хакта социаль челтәрдә Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов хәбәр итә.
1947 елның 16 июлендә Горький өлкәсе (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Сергач районы) Кучкай Пожары авылында укытучылар гаиләсендә туа ул. Әтисе Сөйләйман җыр һәм рәсем дәресләрен укыта, әнисе Фәриха — башлангыч сыйныфлар укытучысы. Абыйсы Рафаил (24.02.1945[1]), сеңлесе Гөлсем. Әтисе һәм абыйсына ияреп, 5 яшьтән гармунда уйнарга өйрәнә. Һөнәри баянчы булу теләге белән 1964 елда Казанга килә. Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетында укый башлый. Ел ярым укыгач, Казан музыка училищесынә күчә һәм аны 1968 елда тәмамлый. Укыган елларында ук Ф. Насретдинов, И. Ишбүләков, Р. Билалова, В. Шәрипова, Х. Гыйниятова, Ә. Галимова, Г. Рәхимкулов, З. Басыйрова һ.б. җырчыларга баянда уйный. Казан музыка училищесын тәмамлагач (1968[2]), Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә (җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов) эшкә билгеләнә: бер ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, егерме ел Илһам Шакировның концерт бригадасында эшли. 1995-2000 елларда «Гармунчылар клубы»н җитәкли.
Музыкантка быел 75 яшь тулган булган. Виртуоз баянчы, аккомпаниатор, җырчы, композитор, Татарстанның халык артисты Рамиль Сөләйман улы Курамшинның якыннарының кайгысын уртаклашабыз...
Чыганак: Татар-информ , https://tt.wikipedia
Фото:интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев