Температура +27 градуска кадәр күтәреләчәк
В республике

Температура +27 градуска кадәр күтәреләчәк

Бүген, 13 майда, Татарстанда тотрыксыз һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә барлык районнарда да явым-төшем күзәтелсә, көндез исә, шул исәптән Казанда да, урыны белән генә яңгыр явачак.

Көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы +18..+23 градуска (көнчыгышта +27 градуска, Казанда +20..+22 градуска) кадәр күтәреләчәк.

 


Нет комментариев