Владимир Путин бүген елга нәтиҗәләр ясаячак һәм россиялеләрнең сорауларына җавап бирәчәк
Бүген 12.00 сәгатьтә Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә башлана. Дәүләт башлыгы ел нәтиҗәләрен ясаячак һәм гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.
Президент өчен сораулар җыю 7 декабрьдә башланды. Бу вакыт эчендә кол-үзәккә, 18 декабрь киченә булган мәгълүматларга караганда, якынча 1,7 млн мөрәҗәгать кергән.
Россия лидерының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков билгеләп үткәнчә, аеруча популяр темалар – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү, сәламәтлек саклау, шул исәптән инвалидларны тәэмин итү, транспорт инфраструктурасын һәм икътисадны үстерү мәсьәләләре. Мөрәҗәгатьләр Россия территориясеннән генә түгел, чит илләрдән дә килә.
Чыганак: https://tatar-inform.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев