Зәйдә узучы көрәш буенча илкүләм турнирга 250 спортчы җыелды
590
0
Зәйдә районның элеккеге башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә узучы көрәш турнирына илнең 22 төбәгеннән 250 көрәшче җыелды. Ир-егетләр бәйгесе 8 үлчәү авырлыгында уза. Үсмерләр исә өч яшь категориясендә ярыша.
Ярышны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, Россиянең көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногманов, Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров, Ринат Фәрдиевның туганнары катнашты. Гадәттәгечә, турнирга күрше-тирә районнарда батыр булып танылган ветеран-көрәшчеләр дә җыелды.
Зәйдә узучы илкүләм турнирда быел Илдар Гыйниятуллин, Ранис Галимуллин, Илнар Галимов, Эльдар Хәмитов, Булат Мусин, Айнур Сыртаев, Раил Нургалиев, Радик Сәлахов кебек танылган көрәшчеләр бил алыша. Җиңүчеләр иртәгә ачыкланачак.
Чыганак: ватаным татарстан
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев