Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Авыл җирендә эш бетми

Күптән түгел республикада техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын ремонтка әзерләү буенча агросәнәгать парклары арасында махсус конкурслар үткәрде. Конкурс нәтиҗәләренә килгәндә, Әтнә, Балтач, Чүпрәле, Буа, Саба, Сарман районнарыныкы белән беррәттән, районыбыз машина-трактор паркларының торышы яхшы дип табылды. Хуҗалыклар техниканы төзекләндерүгә тулысынча әзер. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек белгечләре тарафыннан...

Күптән түгел республикада техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын ремонтка әзерләү буенча агросәнәгать парклары арасында махсус конкурслар үткәрде. Конкурс нәтиҗәләренә килгәндә, Әтнә, Балтач, Чүпрәле, Буа, Саба, Сарман районнарыныкы белән беррәттән, районыбыз машина-трактор паркларының торышы яхшы дип табылды.
Хуҗалыклар техниканы төзекләндерүгә тулысынча әзер. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек белгечләре тарафыннан иң югары бәя җаваплылыклары чикләнгән "Игенче", "Алан", "Тукаш" ширкәтләре һәм "Сөт иле - Теләче" агрофирмасы механизаторларының эшчәнлегенә бирелде. Шунысын да искәртергә кирәк: бу хуҗалыклар чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасын ремонтлауны салкыннар башланганчы ук тәмамларга тырыша. Бу техниканы төзекләндерүне җиренә җиткереп башкарырга һәм оешкан төстә төгәлләргә ярдәм итә.
- Трактор-комбайн һәм тагылма машиналар арасында төрлесе бар. Кайберләре озак еллар дәвамында хезмәт күрсәтсә, араларында чагыштырмача яңалары да шактый. Аларны ремонтланмаган килеш язгы кыр эшләренә чыгарып булмый, - ди ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженерия бүлеге җитәкчесе Ринат Гатиятов белән үсемчелек бүлегенең әйдәп баручы белгече Ирек Садыйков.
- Районда авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую тулысынча диярлек тәмам. Кырда машина-тракторлар калмады. Язгы чәчүдән бушаган культиватор, чәчкечләрне җәй көне үк төзекләндерә башлаган идек. Хәзер калган техниканы ремонтлау башланды. Иң беренче чиратта, тырмалар ремонтланачак.Техниканы кышкы саклауга кую дәүләт стандартларына туры китерелеп башкарылды. Урыннарда хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләр дә игътибарсыз калмады. Тырмаларны төзекләндерүне 1 гыйнварга тәмамлауны бурыч итеп куйдык. Әлбәттә, техниканы саклауга кую һәм техника ремонты кебек эшләрне җитди контрольдә тоту зарур. Ник дигәндә, авыл хуҗалыгында болай да эш күп. Хуҗалыклар бүген тулы куәткә кышлату сезонына аяк басты. Язын йөз кызартырлык булмасын өчен, - дип аңлатты безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең авыл хуҗалыгын механиклаштыру буенча консультанты Илфар Баев.
Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X