Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Авылым кешеләре

Җәйге яллар узып китеп, эшкә китәр вакытлар да җитте. Мин Казан шәһәрендә укытучы булып эшлим, ә җәйге ялларымны әнием янында Төрек-Тәмте авылында үткәрәм. Ялдан килгәч, авылымны, аның кешеләрен сагынып, шушы мәкаләне язарга булдым. Күршеләребез Минзарига белән Имаметдин бик мәрхәмәтле кешеләр: һәр көнне әниемнең хәлен белеп, ярдәм итеп торалар. Алар Имаметдиннең...

Җәйге яллар узып китеп, эшкә китәр вакытлар да җитте. Мин Казан шәһәрендә укытучы булып эшлим, ә җәйге ялларымны әнием янында Төрек-Тәмте авылында үткәрәм. Ялдан килгәч, авылымны, аның кешеләрен сагынып, шушы мәкаләне язарга булдым.
Күршеләребез Минзарига белән Имаметдин бик мәрхәмәтле кешеләр: һәр көнне әниемнең хәлен белеп, ярдәм итеп торалар. Алар Имаметдиннең әти-әниләрен карап - тәрбияләп соңгы юлга озаттылар, шулай ук Минзариганың әнисе дә алар тәрбиясендә яшәп, берничә ел элек кенә вафат булды. Хәзер әниемне һәрвакыт күз уңында тоталар. Күршеңдә шундый кешеләр булу үзе бер бәхет! Рәхмәт аларга!
Шулай ук башка күршеләребез - авылдашларыбыз Гүзәл бәлән Илсур, Сания апа, Ракыйга, Миннебикә, Тәнзилә апалар белән һаман элемтәдә хәл-әхвәл сорашып, кирәк булса, ярдәм күрсәтеп яшиләр. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен өйдә телефон булу да бик зур уңайлык. Авылдашлар бер-берсенә шалтыратып, сөйләшеп, аралашып яшиләр.
Социаль хезмәткәр Рузилә Кыямова һәм ире Нуретдин бөтен гаиләсе белән әниемә ярдәм итеп, хәлен сорап, кирәк әйберләрен алып кайтып торалар. Әниемнең күптән мәктәп тәмамлаган, үзләре инде өлкән яшьтәге укучылары да онытмыйлар, күчтәнәчләр белән кунакка килеп торалар.
Ел әйләнәсендә мин һәр ялда әнием янына кайтам. Хәзер авылга кайту үзе бер рәхәт, бер таксидан икенчесенә генә күчеп утырасың. Бигрәк тә миңа, безнең авыл халкына таксист Фәнис Шиһаповның хезмәт күрсәтүе охшый. Ул кешеләргә ачык, ихтирамлы, нинди һава булуга карамастан, бер дә каршы килмичә, килеп җитә. Шундый акыллы, тәрбияле ул үстерүе өчен әнисенә чиксез рәхмәт.
Ялларга кайтканда, мин авыл кибетенә төшәргә яратам. Кибетчебез Илдус Әхмәтҗанов һәр кешегә ягымлы, игътибарлы. Кемгә нәрсә тәкъдим итәргә, кемгә нәрсә кирәк икәнен белә. Ул товар беткән булса, хәзер язып куеп, соратып ала. Кибете шәһәр кибетләреннән бер дә калышмый: азык-төлек дисеңме, хуҗалыкта кирәк-ярак әйберләр дә, товарлар - бөтенесе бар. Ипи, күмәч, кондитер әйберләре, сөт ризыклары һәрвакыт кайтып тора. Кибетендә тәртип, чисталык, пөхтәлек. Аның эшчәнлеген, кешеләр белән аралашу алымнарын башка кибетчеләргә өйрәтерлек!
Авыл халкы да, ялга, кунакка авылга кайткан кешеләр дә Илдусны хөрмәт итәләр. Авылда кибет эшләвенә хуҗасы Хәмит Габделхәй улы Хәкимовка, район хакимиятенә зур рәхмәт. Авыл кешеләренә кибет сатып-алу өчен генә түгел, ә очрашу, аралашу урыны да булып тора. Чөнки кибеттә алар һәрвакыт кибетченең җылы мөнәсәбәтен, ягымлы карашын, һәр кешегә аерым игътибарын тоялар. Илдус кибеткә килергә ерак булган өлкән яшьтәге кешеләргә ипи-күмәчләрне, кирәк әйберләрне илтеп бирергә дә иренми.
Кибеткә төшкәндә авылыбыз урамнарын күзәтәм: авылда яшәүчеләрнең йорт - җирләрен төзекләндереп, чәчәкләр, агачлар үстереп матурлауларына бер сөенәм. Икенче, әти-әниләре инде бу дөньядан китсәләр дә, йортларын, капкаларын төзәтеп, ремонтлап, яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, җәйләрен кайтып яшәгән балалары өчен шатланам. Нинди күңелле төзек йорт - җирне күрү. Рәхмәт Гыйльмулла - Мөршидә, Заһид - Банат апаларның балаларына: ата - ана йортын кадерләп, тәртиптә тотып, алар әти-әниләре рухына булган хөрмәтләрен күрсәтәләр.
Равия Габделхакова,
Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев