Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Балалар иҗат үзәгендә беренче балалар слеты узды

Шушы көннәрдә Балалар иҗат үзәгендә Татарстан Варислары берлегенә багышланган слет узды. Чарага кунак булып республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең бүлек мөдире Елена Калашникова да килгән иде. Район балалар иҗат үзәге җитәкчесе Зөлфия Мәхмүтова укучыларга үзенең теләкләрен җиткерде. «Мәгариф системасында көн дә яңалыклар, үзгәрешләр туып торуга карамастан, балалар оешмасына игътибар кимеми,...

Шушы көннәрдә Балалар иҗат үзәгендә Татарстан Варислары берлегенә багышланган слет узды. Чарага кунак булып республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең бүлек мөдире Елена Калашникова да килгән иде. Район балалар иҗат үзәге җитәкчесе Зөлфия Мәхмүтова укучыларга үзенең теләкләрен җиткерде. «Мәгариф системасында көн дә яңалыклар, үзгәрешләр туып торуга карамастан, балалар оешмасына игътибар кимеми, укучылар һәрчак шулай актив булыгыз», - диде ул сүзен тәмамлап.
Теләче районында «Дуслык» исемен йөртүче балалар иҗтимагый оешмасы эшли. Ул 15 мәктәпнең башлангыч балалар оешмасын контрольдә тота. Оешмада 45 отряд бар. Аларны 1395 укучы берләштерә. 106 тимур отряды өлкәннәргә, ветераннарга ярдәм итә. Яшь инспекторларның саны - 15.
Чара барышында район Советына өч активист сайланды. Аның председателе итеп Олы Мишә урта мәктәбенең «Алмаш» башлангыч балалар оешмасыннан Динә Мингазова сайланды. 17 декабрь көнне Казан шәһәрендә «Без бергә» дип исемләнгән слет узачак.
Эльмира Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев