Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Донорлар көне Теләчедә уңышлы уздымы? Нәтиҗәләр ясыйбыз

Узган атнада район үзәк хастаханәсендә Донор көне узды. Республиканың кан тапшыру үзәгенең күчмә станциясе бригадасы Теләчедә булып, донорлардан кан алды. Узган, 2014 елның февраль аенда 76, октябрендә кан тапшыручылар 67 кеше булган. 2015 елның ноябрендә әлеге күрсәткеч 86га җитте. Гадәттәгечә, авыл җирлекләреннән кан тапшырырга килүчеләр күп иде. Аеруча, Олы Мишә,...

Узган атнада район үзәк хастаханәсендә Донор көне узды.
Республиканың кан тапшыру үзәгенең күчмә станциясе бригадасы Теләчедә булып, донорлардан кан алды. Узган, 2014 елның февраль аенда 76, октябрендә кан тапшыручылар 67 кеше булган. 2015 елның ноябрендә әлеге күрсәткеч 86га җитте. Гадәттәгечә, авыл җирлекләреннән кан тапшырырга килүчеләр күп иде. Аеруча, Олы Мишә, Олы Мәтәскә Сауш һәм Теләче авылы активлык күрсәтте. «Кан тапшыру кемнеңдер гомерен саклап калуга өмет, ышаныч», - дигән фикердә донорлар. Теләче авылыннан Ирек Гайнуллинны да без донорлар көнендә очраттык. «Ел саен кан тапшырырга тырышам. Моннан миңа бернинди дә зыян юк», - ди ул.
Донор булу өчен, теләк һәм сәламәтлекнең яхшы булуы сорала. «Теләче районы халкы, медицина хезмәткәрләре донорлар көнендә теләп катнаша. Тапшырылган канның да сыйфаты яхшы» дип азсызыклап узды табиб- трансфузиолог Хәйдәр Габдрахманов.
Статистика күрсәткәнчә, ел саен 1,5 миллион авыру россияле донор канны кабул итә. Гадәттә ул пешкән, яисә төрле дәрәҗәдәге авыр трамва алган, операцияләр кичергән, кан югалткан авыруларга салына. Гомумән, бүгенге көндә җир йөзендә яшәүче һәр өченче кеше донор канына мохтаҗ. Олы Мишә авылында гомер кичерүче Гильмановлар гаиләсе дә моны яхшы аңлый. Әтисенең изге гамәлен улы дәвам итә. Фәннүр абый кечкенә вакытта әтисенең кан биргәнен күзәткән. «Кемгәдер ярдәм итә алам икән, моңа сөенәм», - ди тыйнак Фәннүр әфәнде.
Донор көнендә районыбызның 86 кешесе кан тапшырды. Шуларның 17 се медицина хезмәткәрләре, 45 ир-ат, 41 - хатын-кыз. Кан салу фондына бу көнне районыбыз кешеләреннән алынган 33 литр кан озатылды.
Эльмира Әхмәтҗанова.
Илнар Ханипов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Газетада басылганнар