Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Газинур Фарухшинга юбилеенда Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде

14 мартта узган гасырның 80-90 нчы еллар эстрадасының иң танылган, популяр җырчысы Газинур Фарухшинга 60 яшь тулды. Зур юбилеен ул Казанның Филармония сәхнәсендә билгеләп үтте. Кичәдә җырчы өчен көтелмәгән яңалык булды: аңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Газинур Фарухшинны әлеге зур вакыйга белән котлап, үзенә шалтыраттык. - Газинур абый, бик...

14 мартта узган гасырның 80-90 нчы еллар эстрадасының иң танылган, популяр җырчысы Газинур Фарухшинга 60 яшь тулды. Зур юбилеен ул Казанның Филармония сәхнәсендә билгеләп үтте. Кичәдә җырчы өчен көтелмәгән яңалык булды: аңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Газинур Фарухшинны әлеге зур вакыйга белән котлап, үзенә шалтыраттык.


- Газинур абый, бик сирәк җырчылар туган көн көнендә концерт куя. Гадәттә, аны якыннар белән генә билгеләп үтәләр.


- Филармония җитәкчесе Кадыйм Нуруллин 14 мартта концерт залының буш булуын әйтеп, концерт оештырырга тәкъдим итте. Нәкъ ул көнне туган көнем! Шуңа күрә бу һич уйламаганда, очраклы рәвештә килеп чыкты. Барлык оештыру, әзерләнү эшләре белән Кадыйм Назыйрович үзе шөгыльләнде. Миңа бары тик яңа костюм гына аласы булды. Ә якыннар белән исә бүген Казанның бер ресторанында утырачакбыз.


- Газинур абый, ничә еллар буе халыкка иҗат итеп, яңа гына Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булдыгыз. Алданрак бирмәгәннәре өчен үпкә сакламыйсызмы?


- Минем бернинди үпкәм дә юк, киресенчә, шатланам! Бәлки аның артыннан йөрисе булгандыр, үзем гаепледер. Мин беркайчан да исем сорап йөрмәдем. Ул исемнең хәзер кирәге дә юк инде, әнә шул 80нче елларда кирәк иде ул...


- Концерттан канәгать калдыгызмы, үзегезгә ошадымы?


- Мин көткәннән дә күңеллерәк узды ул. Мин бит халык теленнән төшми торган җырчы түгел, зал тулы тамашачы күрү - зур сөенеч, әлбәттә. Концертта бергә укыган дустым Фердинанд Сәлахов катнашты. Соңгы вакытта искиткеч шигырьләре белән сөендерүче, нечкә күңелле Георгий Ибушев, заманында мине Филармониягә эшкә алган Сәнифә Рангулова һәм бик күп яшь җырчылар килде. Халыкка да бик ошады кичә. Филармония тарафыннан бүләк ителгән гаҗәеп зур тортны күрсәгез! Аны ашарга да кызганыч, никадәр хезмәт куеп ясалган бит ул! Барысына да чиксез рәхмәтемне белдерәм!


Эльвира ШАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев