Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

ГТО тапшырырга әзерме?

Күрше Саба районында эшчеләрнең ГТО нормалары тапшыруы турында ишетеп белә идек. Безгә дә килеп җитте бу, җәмәгать! 7 апрель көнне «Батыр» спорт комплексында район янгын сүндерү бүлеге егет-кызлары районда беренчеләрдән булып бу нормативларны тапшырды. - Бездә барлыгы 44 кеше эшли. Янгын сүндерүчеләр булгач, без бу нормаларны квартал саен тапшырабыз. Монда...

Күрше Саба районында эшчеләрнең ГТО нормалары тапшыруы турында ишетеп белә идек. Безгә дә килеп җитте бу, җәмәгать! 7 апрель көнне «Батыр» спорт комплексында район янгын сүндерү бүлеге егет-кызлары районда беренчеләрдән булып бу нормативларны тапшырды.

- Бездә барлыгы 44 кеше эшли. Янгын сүндерүчеләр булгач, без бу нормаларны квартал саен тапшырабыз. Монда гер күтәрү, турникта тартылу, йөгерү, тизлеккә янгын сүндерү костюмын кию кебек күнекмәләр керә. Шуңа күрә безгә бу ГТО тапшыру таныш дип әйтәсем килә,- дип билгеләп узды район янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Ирек Фәрхуллин.
Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән хәбәр итүләренчә, ГТО нормалары тапшыру ТР Министрлар Кабинетының 2014 елның 4 сентябрендә кабул ителгән 1763 нче карары нигезендә, алдан төзелгән график буенча башкарыла.
Исеме генә бераз куркыта, ә болай читтән карап торганда, бер дә авыр эш түгел кебек. Мәктәптә укыганда бөтенебез йөгергән дә, сикергән дә. Әнә, МЧС егетләре берсен-берсе уздырып гер күтәрә, турникта тартыла. Нормаларга килсәк, мәсәлән, 25 яшьтән 29 яшькә кадәр ир-атлар турникта тугыз мәртәбә тартылса, бронза билгесенә ия була, ягъни мәсәлән, норманы тапшырган булып исәпләнә. Ә шушы яшьтәге хатын-кызлар турникта ун тапкыр тартылырга тиеш, әлбәттә турникта тартылуның да үз кагыйдәсе бар.
ГТО нормаларын тапшыру кирәк дип саныйсызмы? Бу сорауны газета укучыларыбызга да биреп карарга булдык.
Ландыш Әскәрова, МЧС хезмәткәре:
- Үземнең яшькә туры килгән нормаларны тапшырдым. Алай ук авыр түгел инде, башта чыннан да, нәрсәгә кирәк инде бу дип уйлаган идем.
Фәнил Мәүлетов, журналист:
- Мин «Саба таңнары» газетасында эшлим. Без күптән тапшырабыз инде ул нормаларны. Кыш көне чаңгыда шудык, апрельнең 18 ендә бассейнга барып йөзү нормаларын тапшырачакбыз. Нормаңны үти алмыйсың дип, берәүне дә эштән куып чыгарырга җыенган кеше юк бит. Шулай булгач, үзең өчен бик кирәк дип саныйм.
Рафил Хәкимов, физик культура укытучысы:
- Мин физкультура укытучысы булып эшләгәч, ГТО нормаларын тапшыруны, әлбәттә, балалардан таләп итәм. Үзеңне дә формада тоту өчен бу менә дигән стимул дип саныйм. Апрельнең егермесендә коллектив белән бу чарада катнашачакбыз.
Ләйсән Мәүлиева, хат ташучы:
ГТО нормалары тапшыру турында әлегә берни ишеткәнем юк иде. Бик яхшы булыр. Үземә килгәндә, без көн саен тапшырабыз ул нормаларны, көн дә хәрәкәттә, Аллага шөкер.
Әйе, җәмәгать, җитәр безгә дә эш урындыкларына ябышып көне буе утырырга. Чыгыйк саф һавага, кичләрен бер йөгереп кайтыйк. ГТО тапшырыр көн, күз ачып йомганчы килеп җитәчәк. Кеше алдында хур булмаска иде бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X