Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Хәзер май да ботканы боза…

Илдә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның артык авырлыктан интегүе ачыкланган. Бала дөрес туклансын өчен нәрсә эшләргә кирәк? Гомумән, туклану режимы буенча ата-аналар һәм белгечләр бердәй борчыла. Сәбәбе дә юк түгел. Ит ризыклары куллану буенча без күп кенә алга киткән илләрне куып җиттек. Әмма яшелчә һәм җиләк-җимеш ашау ягыннан әле дә артта калабыз....

Илдә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның артык авырлыктан интегүе ачыкланган.


Бала дөрес туклансын өчен нәрсә эшләргә кирәк? Гомумән, туклану режимы буенча ата-аналар һәм белгечләр бердәй борчыла. Сәбәбе дә юк түгел.

Ит ризыклары куллану буенча без күп кенә алга киткән илләрне куып җиттек. Әмма яшелчә һәм җиләк-җимеш ашау ягыннан әле дә артта калабыз. Балалар көн саен диярлек төрле кондитер эшләнмәләре, составында шикәр күп бул­ган эчемлекләр куллануны дәвам итә.

"Май ботканы бозмый" дигән әйтем дә актуаль түгел хәзер. Диетологлар бигрәк тә артык майлы ризыклар белән туклану симерүгә китерә, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын көчәйтә, үсешне тоткарлый, кариес китереп чыгара, иммунитетны киметә дип саный. Болар барысы да баланың дөрес тукланмавына бәйле.
Дөрес тукланырга кирәклекне барыбыз да яхшы белә. Иртәнге, көндезге һәм кичке якта нәрсә ашасаң дөрес була - бу хакта да мәгълүмат җитәрлек. Тик чынбарлык башкача шул. Балага аш, ботка һәм гап-гади кәбестә ашатканда, өстәл артында гауга чыгарга мөмкин. Бүген ата-аналарның яртысы баланың начар туклануыннан зарлана.

Белгечләр исә баланың туклануы турында йөклелек чорында ук кайгыртырга куша. Карында чакта ук теге яки бу ризыкның тәмен тою барлыкка килергә тиеш. Әни кеше авырлы вакытта никадәр күбрәк яшелчә ашаса, булачак баласы да бу ризыкны ярата алачак. Бала беренче ризыкларны 4-6 айлык чагында, аннары 7-8 айларда кабул итә. Хәзер балалар өчен төрле ризыкларны сатып алырга, әзерләргә дә мөмкинлекләр күп. Шул ук вакытта бала ризыкны үзләштергәндә нәселдәнлек үзенчәлек­ләре дә күзәтелү ихтимал. Аның нинди ризыклар яратуы, ашау тизлеге әти-әнидән күчә ала. Бала әтисенә карап тозлы яки баллы ризыклар яратырга мөмкин. Кайчак моны белгечләргә үзгәртү дә авыр була икән. Фәнни яктан да дәлилләнгән бер факт бар. Бала туганда ук баллы ризыкларга береккән була. Шуңа да ризыкны балага кечкенәдән дөрес ашата башлау мөһим. Файдалы ризыкларны ашатканда сабыррак булырга, 5-6 тапкыр, кайчак 10-15 тапкыр да ашатып карарга тырышырга кирәк. Бала ризыкның тәмен тоярга тиеш. Аны көнгә ким дигәндә 4 тапкыр ашатырга кирәк.
Төрле төстәге яшелчәләрне катнаштырып бирергә, пешергәннән соң сыр белән кушарга була. Кибеткә бала белән бергә йөрегез, яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне сайлап алыгыз. Ризык әзерләгәндә бала да катнашсын, аш бүлмәсенә чакырып кертегез. Балага ризыкны ничек ярата, шулай тәкъдим итәргә кирәк. Аңа кәбестә чи килеш кенә ошый икән, шул килеш кенә бирегез. Ә җиләк-җимешне конфет урынына тәкъдим итә аласыз.

Чыганак: https://vk.com/salamtlek

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев