Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Игътибар, юлларда бозлавык!

Бу көннәрдә һава шартлары гел үзгәреп тора. Әле кар ява, әле буран, шул арада яңгыры да явып куя. Тотрыксыз һава шартлары машина йөртүчеләр өчен аеруча куркыныч. Юллардагы бозлавык машина белән идарә итүгә киртәләр тудыра. 24 ноябрь көнне 11.20 сәгатьтә Теләче районына кергән Казан - Шәмәрдән юлының 65 нче чакрымында юл-транспорт...

Бу көннәрдә һава шартлары гел үзгәреп тора. Әле кар ява, әле буран, шул арада яңгыры да явып куя. Тотрыксыз һава шартлары машина йөртүчеләр өчен аеруча куркыныч. Юллардагы бозлавык машина белән идарә итүгә киртәләр тудыра.
24 ноябрь көнне 11.20 сәгатьтә Теләче районына кергән Казан - Шәмәрдән юлының 65 нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. Биредә "MAN TGL-12.180" автомобиле белән идарә иткән Казан шәһәре кешесе каршы як полосага чыгып, Кукмара кешесе идарә итүендәге "Газ-2438" автомобиле һәм Мамадыш районы кешесе идарә итүендәге "Шевроле Нива" машинасы белән бәрелешә. Бәхеткә, машиналарга гына зыян килеп, шоферларның өчесе дә исән кала, "MAN TGL-12.180" авыр йөк машинасы хуҗасы тән җәрәхәтләре алу сәбәпле хастаханәгә озатыла.
- Әлеге авария буенча тикшерү эше бара. Һәлакәткә юлыккан өч машина йөртүче дә иминлек каешларын эләктергән була. Тиешле кагыйдәләрне үтәгән очракта, исән һәм кеше гомерләрен саклап калырга мөмкин. Юлларда тизлекне арттырмыйча йөрсәк иде, - ди ЮХИДИ идарәсенең Теләче бүлеге җитәкчесе Илнур Кәримуллин.
Ел башыннан районда 155 юл һәлакәте теркәлгән. Узган ел бу сан 213 булган. Ноябрь аенда 22 юл һәлакәте булган, аларда 24 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган, шуларның берсе бала. 5 кеше һәлак булган.
Узган ел белән чагыштырганда бу саннар кимрәк: 2014 елның шушы аенда 21 юл транспорт һәлакате булган, аварияләрдә 11 кеше үлгән, 27 се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, шуларның дүртесе бала.
Лилия Кыямова.
Илнар Ханипов
фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Газетада басылганнар

2
X