Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Илдар Әхмәтҗанов: “Нишләргә дә белгән юк. Мондый хәлне күргән юк иде”

Вәт, килеп тә күрсәтте быел яз. “Мондый ташу күргән юк иде”, дигән сүзләрне күпләрдән ишетергә була. Безгә дә бертуктаусыз фото-видеолар килеп кенә тора. Кайбыч районы Борындык авылын да су баскан.

Зыян күрүче Илдар Әхмәтҗанов:

– Бүген төнлә керде су. Хәзер миңа 55 яшь тулды, мондый ташуны икенче мәртәбә күрәм. Андый ташу бер тапкыр 1979 елда булды һәм быел. Бик куәтле. Кинәт бәрде. Кичә бик җылы булды бит, шул сәбәпле дип уйлыйм. Бер кешенең дә гаебе юк инде монда. Быел гына үземнең иң үзән урында яшәвемне аңладым. Тирә-як күршеләргә кермәде, ә минем идәнгә бәреп чыкты. Бәрәңгеләрне чыгардык. Ашлыкларны өскә күтәрдек. Малларны биек җиргә күчердек.Трактор белән йөрибез, алгы тәгәрмәче күмелә. Казаннан ике улыбыз кайтты булышырга. Нишләргә дә белгән юк...

– Кар күпме әле сездә?

– Судан ике адым атлыйм да, карга сикереп менәм. Кар күп әле. Өйдә резин итек киеп йөрибез. Менә шушы соңгы ике сәгатьтә 2 см китте инде. Хатыным сыер савучы булып эшли. Борындык фермасын да су басты, сыерларын Шуширмәгә күчерделәр.

  • Укучыбыз фотолары

– Авылда сезнең кебек зыян күрүчеләр күпме?

– Без 6-7 кеше шулай. Авыл башында булганга безгә каты эләкте. Басу-кырларда кар күп иде бит. Җылытты да, шундагы кар Бәрлегә төшеп боз күтәрелде, ага алмый. Шулар аркасында су бөтен авылга җәелде. МЧСлар килде, рәхмәт аларга. Бик булыштылар. Тагын нишләтсеннәр? Монда боз терәлгән бит инде. Ник шартлатмыйлар? Анысына мин җавап бирә алмыйм.

Авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев белән элемтәгә кердек.

– Бүген иртән сәгать 10нарда бик каты су төште. Башка елларда дабула иде. Ләкин мондыйны ук күргән юк иде. Борындык үзәндә тора торган авыл. Зөядә су юк, никтер шулай килеп чыкты быел. Үзәнрәк җирдә торган кешеләрнең терлекләре су астында калды. Ул хайваннарны вакытлыча биектәрәк торган йортларга урнаштырып тордык. Өч йортның идәненә хәтле чыкты су. Әкрен-әкрен китеп бара, көтәбез. Кайбыч МЧСлары да, Казаннан да килделәр. Иртәгә, бәлки, шартлату эшләре башкарылыр.

 

Чыганак: Акчарлак

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев