“Карак” тамгасы сукмагыз
Язмалар

“Карак” тамгасы сукмагыз

Әгәр дә балагыз бер генә тапкыр булса да рөхсәтсез чит кеше әйберенә кагыла икән, түбәндәге киңәшләрне үтәргә тәкъдим итәбез: * Баланы полиция яки аннан да бигрәк төрмә белән куркытмагыз! Ул гаебен төзәтергә мөмкин булуын һәм сез аның яклы икәнне тоярга тиеш. Бу очракта гына баланың үз-үзенә ышанычы артачак. * Бала...

Әгәр дә балагыз бер генә тапкыр булса да рөхсәтсез чит кеше әйберенә кагыла икән, түбәндәге киңәшләрне үтәргә тәкъдим итәбез:


* Баланы полиция яки аннан да бигрәк төрмә белән куркытмагыз! Ул гаебен төзәтергә мөмкин булуын һәм сез аның яклы икәнне тоярга тиеш. Бу очракта гына баланың үз-үзенә ышанычы артачак.


* Бала янында "кыңгыр" эшләрегез турында сөйләмәгез. "Әти-әнигә ярагач, миңа да рөхсәт ителә", - дип фикер йөртә башлавы бар. Өлкәннәр үзләре үрнәк күрсәтергә тиеш.


* Чит кеше әйберенә тигән баланы ят күзләр янында сүгәргә ярамый. Бу аның ачуын кабартачак кына.


* Балага кайчандыр чит кеше әйберен рөхсәтсез алуы турында гел исенә төшереп торырга киңәш ителми. Искегә тисәң, исең китәр, ди халык мәкале.


* Баланы ныклы контрольгә алып маташмагыз. Мондый бала-чага алдаша башларга ихтимал.

* Акчасызлыктан зарланмагыз. Балагызга акчаның кадере турында аңлатыгыз. Кибеткә бергәләп йөрсәгез дә әйбәт.

("Ватаным Татарстан", /№ 27, 23.02.2018/)


Нет комментариев