Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Кеше тыңлап, күпме гомер үткән

Безне Казан очраштырды. Икебез дә мәктәп бетереп, югары уку йортына килеп урнашкан чак иде. Тулай торакта бүлмәләребез янә­шә туры килде. Бу егеткә күз салмасам да, кайчак матур итеп елмаюлары, ягымлы эндәшүе күңелне әллә нишләтә иде. Әле ул чакта йөргән кызы да бар иде үзенең.

Еллар үтә торды. Соңгы курста Ришат миңа яратуын әйтте. Көтел­мәгән хәл булды ул. Ни әйтергә дә белмәдем, әллә ошый иде, әллә юк – үзем дә аңлап бетермәдем. Җа­вап бирмәдем. Әбием исә гел бер сүзне тукый. Болай йөрсәм, кияүгә чыга алмый калам икән. Әнә шуны тыңлап, Ришат белән очраша башладым. Күңелемдә бернинди ярату хисе булмаса да, тормыш корырга кирәклеген аңлый идем. Озак та үтмәде, Ришатның әтисе вафат булды. Бу фаҗига безне берләштерде. Мин дә – әтисез үскән бала. Ул чакта әнием кияүдә иде. Озак йөр­мәдек, өйләнештек.


 Башта бар да әйбәт кебек булды. Ирем вакытында өйгә кайта. Акчасын да бергә тотабыз. Бер­ничә айдан мин авырга узганымны белдем. Бу хакта иремә әйттем, ул да шатланды. Тик сабыем туар алдыннан эчеп кайтып, тавыш чыгарды. Миңа кул күтәрергә дә кыенсынмады. Ул төнне елап чыктым. Иремне мәңге гафу итмәс төсле идем. Әмма иртәгесен тынычланып, кая барыйм, нигә тормышымны бозыйм, дип сабыр иттем.


Сабый тәрбияләү мәшәкать­ләре белән тагын өч ел узып китте. Мин икенче баламны алып кайтырга булдым. Ирем каршы килде килүен. Әмма бер бала белән каласым килмәде. Икенчесе дә кыз булды. Шатлыгыма чама юк иде. Әй, сөендем инде ул чакта. Әмма ирем миңа карата суынды. Әллә нишлә­де. Һәр эшемнән гаеп табып, юк-барга бәйләнә торганга әйләнде. Атна саен авылга кайта башлады. Анда да минсез бер эш эшләмиләр иде. Каенанам да, кызлары да минем кайтканны көтеп торалар. Авылга кайткач, миңа авырырга да ярамады. Ятып торсам, ирем шунда ук килеп эндәшә. Бу йортта мин хезмәтче икәнне аңладым. Әмма ул чакта соң иде инде. Безнең тормышның асты өскә килә башлады. Каенанам да кайткан саен ирем­не котыртып җибәрүдән тартынмады. Ә ул, өйгә кайткач, гел тавыш чыгара иде.


Бу хәлләргә унбиш ел буе түз­дем. Әмма сабырлыкның да чиге бар икән. Ирем тагын кул күтәргәч, иртәгесен бар әйберләремне җы­еп, балаларымны ияртеп, өйдән чыгып киттем. Ике көннән фатир таптым. Шунда яши башладык. Озак та үтмәде, аерылышырга гариза бирдем. Суд ике балам белән мине фатирыма кайтарды. Ирем чыгып китте. Өч елдан артык тынычлыкта яшим. 15 елга сузылган газаплы гомеремне уйлыйм да, эсселе-суыклы булып китә. Бер чыккач, торасы дигән сүзне тың­лап, күпме гомер үтелгән. Башта ке­ше сүзеннән курыктым, ә менә хәзер беркем сөйләми дә, тикшер­миләр дә, туганнарым да хәлне белми. Ирсез хатын булгач, аралашучы да сирәк. Ә янәшәмдә ике бәхетем – кызларым бар. Әнә шуңа сөенеп яшим!


Гүзәл.

Казан

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 52, 13.04.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X