Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Көзнең иң матур чагы

Сентябрьнең яртысы да узмаган, нинди көз җитсен әле? - дип күпме генә каршы килсәгез дә, көннәрнең инде көзгә авышкан чагы. Көн уртасында кояш ничек кенә куандырмасын, бу инде аның җәйге нурлары түгел. Көз яме көлтә белән дип нәкъ бүгенгедәй вакытка атап әйтеләдер, мөгаен. Чынлап торып, табигатьнең матур чагы икәнен, басу-кырларда...

Кызганыч, сентябрьнең уртасы якынлашса да, урып-җыюны төгәлләмәгән хуҗалыкларыбыз бар. Әле дә баягы, аны вакытында төгәлләргә кат-кат килеп яуган яңгырлар комачаулады. Аннары, урыннарда эшнең оештырылышы да төрлечә булды. Моны һич кенә дә игенче-механизаторларыбыз-ның булдыксызлыгы дияргә ярамый. Алар мөмкинлектән чыгып, аяз сәгатьләрне рациональ файдаланып калырга тырыштылар. Мәсәлән, атна башында җаваплылыгы чикләнгән "Тукаш" ширкәте игенче-механизаторлары төрле маркадагы комбайннар белән Төрек-Тәмте авылы янәшәсендәге сабан бодаен суктырырга керешкәннәр иде. Алар - Рәсим Исламов, Дамир Шакиров, Илһам Шакиров һәм Ренат Афзаловлар. Соңгысына, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, комбайнчылар арасында барган ярышта өч көнлек эш нәтиҗәләре буенча алдынгы урында барганы өчен кызыксындыру премиясе сертификатын тапшырды. Ренат хуҗалыкта гына түгел, районда да урак башыннан иң нәтиҗәле эшләгән механизаторларның берсе булды. Быел да ул уракта улы Айрат белән эшләде.
Районыбыз кырларында йөргәндә Ралиф Низаметдинов белән басуларны саламнан арындыру, төп эшкәртү эшләренең барышы һәм сыйфаты белән дә кызыксындык. Төрле авылда - төрле әттәхият дигәндәй, җир эшкәртүнең сыйфаты төрлечә. Мәсәлән, ул җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтендә бик яхшы, "Нирус"та да тырышалар. Ә менә "Тукаш" ширкәтендә җир эшкәртүгә карашны тамырдан үзгәртәсе бар әле. Җиргә карата әлегедәй мөнәсәбәт дәвам иткәндә, бөртек түгел, чүп сугачаклар.
Бүген районда 20760 гектар мәйданда игеннәр суктырып алынган. Планга карата үтәлеш 94%. Иген чыгышы һәр гектарда 20,4 центнер тәшкил итә. Икмәкнең тулаем җыемы 12268 тонна. Төп эшкәртү 14,700 гектар мәйданда башкарылган.
Фәнил Гаязов.
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев