Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Леснойда булган янгыннан соң йорт калдыклары арасыннан йорт хуҗасының янган сөякләре генә табылды...

Лесной бистәсендә яшәүче 1934 елгы Николай Хохловның йорты тулаем янып бетте. Янгын калдыклары арасыннан йорт хуҗасының янган сөякләре генә табылды... . Әлеге кешенең һәм аның тормыш иптәшенең язмышы бик аяныч (Тулырак "Теләче" газетасының 18 декабрь көнне чыккан 93нче санында укый аласыз) 13 декабрь көнне 20.35 сәгатьтә Теләче янгын күзәтчелеге бүлегенә...

Лесной бистәсендә яшәүче 1934 елгы Николай Хохловның йорты тулаем янып бетте. Янгын калдыклары арасыннан йорт хуҗасының янган сөякләре генә табылды... .

Әлеге кешенең һәм аның тормыш иптәшенең язмышы бик аяныч (Тулырак "Теләче" газетасының 18 декабрь көнне чыккан 93нче санында укый аласыз) 13 декабрь көнне 20.35 сәгатьтә Теләче янгын күзәтчелеге бүлегенә хәбәр керә. Лесной бистәсенең, Тукай урамында урнашкан 8нче йорт яна, хуҗасы 1934 елгы Хохлов Николай Федорович.

Янгын урынына беренчеләрдән булып килеп җиткән "Лесной" ирекле янгын күзәтчелеге бүлекчәсе утның күрше йортларга күчүен тоткарлап кала, ләкин Николай Хохловның йортын инде ут чолгап алган була. 21.15 сәгатьтә янгынны туктаталар, 1960 елда төзелгән иске агач йорт тулаем янып бетә... Янгынны туктатуга, коткаручылар ишелгән һәм янган өемнәр арасыннан йорт хуҗасының тәнен эзләргә керешә, ләкин берничә янган сөяктән тыш берни таба алмыйлар. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге баш белгече Ленар Тимерханов әйтүенчә, башта табылдыкларны кәҗә яки берәр мал калдыгы түгел микән дип уйлаганнар, чөнки алар бик вак сыман тоела, авылдашлары да дядя Коляны Казанда яшәүче улы үзенә алып китмәде микән дип әйтә, бәлки йорт хуҗасы исәндер дигән фикер туа. Ни кызганыч, 15 декабрь көнне экспертиза нәтиҗәләре, янгында табылган калдыкларның кеше сөякләре булуын раслый...

"Беренче нәтиҗәләр буенча янгынның килеп чыгу сәбәбе, электр җиһазларын куллануда техник кагыйдәләрне үтәмәү. Күпчелек гражданнар янгын куркынычсызлыгының элементар кагыйдәләрен үтәми, янгын килеп чыкса, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белми", - ди Ленар Тимерханов. Сүз уңаеннан, Теләче районында агымдагы ел дәвамында 10 янгын теркәлгән, шуларның 9ы торак йортта.

Рәфилә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев