Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Олы Мәтәскә кызы ничек итеп «Мәйдан» исемле музыкаль ТВ каналы ачуга ирешкән?

«Мәйдан» ТВ татар музыкаль телеканалын бик күп тамашачылар яратып өлгерде, татар телендә сөйләүче каналларыбыз арту аеруча сөендерә. Ә менә кызыклы һәм эчтәлекле тапшырулары, яңа табадан төшкән татар җырлары, яңа талантлар ачуы белән тамашачыларның күңелен яулап өлгергән телеканалны башлап җибәрүче һәм хәзерге вакытта каналның баш редакторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл...

«Мәйдан» ТВ татар музыкаль телеканалын бик күп тамашачылар яратып өлгерде, татар телендә сөйләүче каналларыбыз арту аеруча сөендерә. Ә менә кызыклы һәм эчтәлекле тапшырулары, яңа табадан төшкән татар җырлары, яңа талантлар ачуы белән тамашачыларның күңелен яулап өлгергән телеканалны башлап җибәрүче һәм хәзерге вакытта каналның баш редакторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Нәбиуллинаның безнең якташыбыз икәнне белгәч, күпләр гаҗәпкә дә калыр мөгаен. Әйе, Айгөл ханым Теләче районы Олы Мәтәскә авылында туып үскән кыз, беренче каләм тибрәтүе дә, сәхнәдә беренче дулкынлану хисләрен дә Олы Мәтәскәдә кичергән кызчык ул...
- Айгөл ханым, үзегезнең Теләче районында узган балачагыгыз турында сөйләп узыгыз әле.
- Туган авылымны мин бик сагынып яшим. Төшләремә керә... Соң, Олы Мәтәскә - минем бердәнбер, туган авылым бит ул! Үзебез гомер иткән өебезне, безнең тыкрыкны, инеш буен, безнең урамдагы зур тупылларны, яшелчә бакчасын сагынам. Без кечкенә чакта ул тупыллар би-ик зур кебек тоела иде, берничә ел элек, үзебез яшәгән урамнардан йөреп узганда, аларга карап шаккаттым! Ул чакта искиткеч зур тоелган тупыллар, алай дәү дә түгел икән үзе.
- Авылдашлар сезне бик талантлы, җор телле, актив кыз бала буларак хәтерли, "Айгөл җырын да җырлый, бии дә, гәҗитләргә дә яза, китапханәдә ул укымаган китап та калмый иде", дип искә алалар сезнең хакта. Якташыбыз, мәрхүм журналист Рәйхана апа Шәйхиева (урыны оҗмагта булсын, амин) белән дә бик дус иделәр дип тә сөйлиләр...
- Мәктәп елларын, кич чыгуларны сагынам. Рәйхана белән бергә аерылгысыз булып уйнап үстек без. Дәү апасы(әниләре үлгәч 5 баланы карап үстергән, әтисенең апасы) карлыганнарны, миләшләрне ашап бетерә бу каргалар, дип сүккәч, бакча тутырып карачкы ясый идек. Мәктәптән кайтканда үпкәләшә идек тә, 15 минут узмый, я ул, я мин аларга кереп дуслаша идек. Хәтта икебезгә бер төрле киемнәр ала иделәр. Безнең әти колхозда агроном, командировкаларга еш йөри. Кайда барса да икебезгә бертөрле күлмәк алып кайтыр иде, Рәйхананың әтисе Исмәгыйль абый да шулай... Безне авылда бер минут эшсез тотмыйлар иде ул вакытта. Көн саен 20шәр көянтә су ташыйсы малларга, кар көрәү, утын ташу, мич ягу, җәен 30ар сутый бәрәңге бакчасында чүп утау, колхоз кырында чөгендер эшкәртү. Эш күп булса да каян вакытын тапканбыз - җәй көне көннәр буе су коена идек, кыш көне чаңгыда, чана, тимераякта шуабыз. Күңелле иде без балачакта. И-и, балачак турында сөйли башласаң, хатирәләр бик күп. Бигрәк тә туган авылыңа кайтып йөрмәгәч шулай күптер алар... Авылга сирәк кайтыла шул, анда кайтыр туганнарыбыз да юк. Мәрхүм балачак, яшьлек дустым Рәйхананың апасы Рәвиләләргә узган-барганда кергәләп чыгам. Минем әти белән әни күрше авылларныкы бит. Этием Вәлиәхмәт Тәмте-Мәтәскәдән, әнием Тәнзилә Ямбулаттан. Анда, Аллага шөкер туганнарыбыз яши. Тәмтедә дәү әниебез дә исә-сау. Мин үзем генә түгел, без Рәйхана белән икебез дә шундый идек. 6 яштән узыша-узыша авыл китапханәсеннән китап ташыдык, авылда яки мәктәптә нинди вакыйга була, тизрәк район газетасына язып җибәрәбез. Ел да район газетасы слеты дип атала микән, шунда чакыралар иде икебезне дә. Шулай ук мин «Яшь Ленинчы»га шигырьләр, әкиятләр дә шактый еш җибәрә идем. Берсендә салкын гыйнвар аенда, районнан килеп мәктәптә җыелыш ясап, миңа Казаннан җибәрелгән, язучылар, шагыйрьләр имзаларын куйган китаплар, диплом һәм чын чәчәкләр биреп киттеләр, «Яшь Ленинчы» газетасында әкиятем белән җинеп чыкканмын. Мәктәптә, авыл клубында бездән башка бер бәйрәм дә узмый иде... Бар иде күңелле чаклар!
- Айгөл ханым, Олы Мәтәскәдән кайчан киттегез, тормышыгызда ниләр булды?
- Рәйхана минем тормы-шымның ин якты мизгеле, ул бик риясыз, эчкерсез, беркатлы кыз иде. Казанга укырга килгәч тә, без аның белән агылый-белән тагылый кебек йөри идек (мин мәдәният институтының актерлык осталыгы бүлегендә укыдым, ул КДУда журналистика факультетында). Минем группамда берәр вакыйга булса Рәйхана безнең белән, аларда берәр бәйрәм икән, мин шунда. Берсендә хәтерлим, журфак белән урманга бардык, алар курсы гына түгел, анда өлкәнрәк курслар барды. Бик күңелле булган иде. Олы Мәтәскәдән мәктәпне тәмамлагач киттем, без гаиләбез белән күчендек, Казаннан ерак түгел авылга. Ә мин укырга кердем.
- Гаиләгез турында да сөйләп узыгыз әле безгә?
- Гаиләм түгәрәк, Аллага шөкер. Улым Альфредка инде 20 яшь, кызыбыз Әминәгә 7 яшь. Ирем - хәрби.
- Татарча музыкаль телеканал ачу нияте кайчан барлыкка килде? "Мәйдан" ТВ турында азрак сөйләп китсәгез иде?
- «Мәйдан» татар музыкаль телеканалы, 4 ел ярым элек август аенда эшли башлады. Аңынчы мин 10 ел «Казан» милли мәдәният үзәгендә эшләдем. Сонгы 6 елы, мәдәни үзәк каршындагы Казан шәһәр филармониясе директоры булып. Эш бик күп, иртәдән төнгә кадәр эштә, ял бәйрәм көннәрендә бигрәк тә. Әле бертуктамый юлга, гастрольләргә чыгып китәргә кирәк, тәмам алҗыган идем. Дусларым «Мәйдан» ТВ ачарга уйлыбыз, әйдә бергә, дип чакырдылар. Менә шулай итеп «Мәйдан»ны ачып җибәрдек.
- Киләчәктә, сер булмаса, тагын нинди яңалыклар булачак "Мәйдан" да?
- Мәйдан телеканалы, үзегез беләсез, тәүлек дәвамында эшләүче татар музыкаль телеканалы. Аның 80% ы бары җыр-моңнан тора, тамашачыларына бары тик позитив энергия генә бирүче телевидение. Әлбәттә тапшыруларыбыз да бар, әмма күп түгел. Без шәхси телевидение, дәүләт ярдәме белән түгел, бары үз керемебез белән генә яшибез. Шуңа да, әллә-ни күп тапшырулар эшләргә мөмкинлегебез юк. Яңалыкларга килгәндә - төрки телле халыклар арасында үткәрелүче, халыкара «Тюрквидение» конкурсының - без Татарстан буенча рәсми партнеры. Хәзер яңа ел кичендә тамашачыларыбызга бәйрәм тамашасы төшерүгә әзерләнәбез.
- Сезнең уңышлы карьерагызның сере нидә? Сезнең кебек оптимист, яшь каләм тибрәтүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
- Мин гомерем буе эшсез тора алмадым. Башлаган эшемне ярты юлда калдырмыйм. Куйган максатыма ирешми туктамыйм. Ниндидер нәтиҗәгә ирешергә теләсәң - бар күңелеңне биреп тырышып эшләргә, актив булырга кирәктер мөгаен. Уңыш - ялкауны сөйми. Әлбәттә тормышны, кешеләрне ярату, яхшылыкка омтылу да бик мөһим. Эштән бушаган чакларымда балаларым, гаиләм белән булырга тырышам. Спортзал, театр-концертларга йөрим. Күптән түгел үз йортыбызга күчтек - җәй көннәре бакчада казынырга яратам, чәчәкләр үстерәм. Улыбыз - Икътисад һәм идарә институтының 3нче курсында укый, кызыбыз быел беренче сыйныфта укый, 4 яшьтән нәфис гимнастика белән шөгыльләнә.
-Якташларыгызга теләкләрегез?
- Туган ягым - Теләчем, Олы Мәтәскәм миңа рухи көч бирүче, җылы хисләр тудыручы чыганак.
Барлык якташларыма тау хәтле сәламнәремне юллыйм. Тормыш искиткеч кыска - һәр мизгелен тоеп яшик, очрашып- күрешеп торыйк! Көндәлек мәшәкатьләр белән онытылып, бер-беребезгә җылы сүзләребезне, игътибарыбызны, елмаюыбызны онытмыйк! Барыгызга да сәламәтлек, күңел байлыгы, гаилә тынычлыгы, матур киләчәк телим!
Әңгәмәдәш - Рәфилә Шәмсетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев