Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Олы Нырсы авылында гомер итүче ветеран Гарифулла Гобәйдуллин: "Сугышка кергәндә 17 яшь тулган гына иде"

Санаулы көннәрдән Бөек Җиңү көнен, 9 майны билгеләп үтәчәкбез. Байтак еллар узса да, канлы вакыйгалар ветераннарыбыз күңелендә бүген генә булган кебек. Олы Нырсы авылында гомер итүче Гарифулла Гобәйдуллин да еш кына күңелендә сугыш хәтирәләрен яңарта. Аны авылда эшләп йөргән җиреннән сугышка алып китәләр. Бу вакытта Гарифулла абыйга 17 яшь тулган...

Санаулы көннәрдән Бөек Җиңү көнен, 9 майны билгеләп үтәчәкбез. Байтак еллар узса да, канлы вакыйгалар ветераннарыбыз күңелендә бүген генә булган кебек. Олы Нырсы авылында гомер итүче Гарифулла Гобәйдуллин да еш кына күңелендә сугыш хәтирәләрен яңарта.

Аны авылда эшләп йөргән җиреннән сугышка алып китәләр. Бу вакытта Гарифулла абыйга 17 яшь тулган гына була. Ул иптәшләре белән яралы совет солдатларын санитар машиналарга, поездларга ташый. Аларның каты яраланудан сызланганнары бүген дә аның күз алдында.

Сугыш кырында үлем белән янәшә атлыйсың. Һәр көнне якын иптәшеңне мәңгегә югалтасың. "Аллага шөкер, миңа туган ягыма исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булды", - ди ветеран. Бүген ул ислам дине кануннары буенча яши. Авылдашларын соңгы юлга озата, аш мәҗлесләрендә була. Гарифулла абый бер дә тик утырырга яратмый, ил-көн яңалыклары белән дә танышып барырга вакыт таба. Каралты-кура тирәсендә булган эшләрне дә үзе башкарырга тырыша.

Яшьлегендә батыр егет Балык Бистәсе районы кызы Зөлхәбирә белән кавыша, өч ул үстерәләр, ике оныклары, ике оныкчыклары бар. Тырыш Гарифулла абый күмәк хуҗалыкта төрле эшләр башкара. Аннары мал табибы булып эшли. Әлеге өлкә буенча белем дә ала. Хезмәт дәверендә баш мал табибы дәрәҗәсенә күтәрелә. Лаеклы ялга чыкканчы, хуҗалыкта хезмәт куя. Бүген алар Зөлхәбирә апа белән Россия Федерациясе Президентының Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турындагы Указы нигезендә төзелгән яңа матур йортта гомер кичерәләр. "Бөтен уңайлыклары да бар", - дип әйтеп узды Зөлхәбирә апа әңгәмәбез барышында. Булганына шөкер итеп торучы Гобәйдуллиннар гаиләсе илдә тынычлык булсын, канлы сугышлар булмасын дип тели.

Эльмира Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X