Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Оҗмах кошы бул син, Гөлсирин!

Сагышлы, тормышында кайгы булган кешене әллә-каян танып була икән ул, беркөн редакциябезгә бер ханым килеп керде, кулында газета, язмалар, исәнләшеп кереп килүче апага күз төшердем, йөзендә сары сагыш… Таныштык, Ачы авылыннан Әкълимә апа Кыямова икән бу мөләем ханым. Чыннан да, тормышында булган бик зур һәм ачы кайгысы белән уртаклашу өчен...

Сагышлы, тормышында кайгы булган кешене әллә-каян танып була икән ул, беркөн редакциябезгә бер ханым килеп керде, кулында газета, язмалар, исәнләшеп кереп килүче апага күз төшердем, йөзендә сары сагыш…
Таныштык, Ачы авылыннан Әкълимә апа Кыямова икән бу мөләем ханым. Чыннан да, тормышында булган бик зур һәм ачы кайгысы белән уртаклашу өчен килгән ул безгә. Быел җәй аның бәгырь җимеше - кызы Гөлсирин 34 яшендә, 3 баласын ятим итеп, яман шеш авыруыннан вафат булган. Ата-ана өчен иң ачы хәсрәттер ул балаңны югалту, Аллаһ үзе сакласын. Бу хәбәрне ишеткәч һәм Гөлсириннең фотолардан тормыш дәрте белән янып торган күзләрен күргәч, өч нарасые ятим калганын белгәч йөрәк жу итте… Аллаһ сабырлык бирсен балаларына һәм якыннарына. Өч улы да әле бик кечкенәләр, 13, 11 һәм 6 яшьтә алар, кечкенәсе быел мәктәпкә бара, бик авыр булачак бит бу балаларга әнисез, бик авыр… Ачы авылы кызы Гөлсирин Яшел Үзән районы Күгәй авылында кияүдә була, шәфкать туташы булган табигате белән генә түгел, хезмәте буенча да мәрхәмәт иясе булган Гөлсиринне анда да бик хөрмәт иткәннәр. Район газеталарында аның турында исән чакта оста куллы, уңган хуҗабикә дип язып чыксалар, инде вафат булгач саубуллашу сүзләрен дә язарга онытмаганнар. Шул газеталарны һәм Гөлсирингә багышлап язылган бәетне алып килгән әнисе Әкълимә апа. Бик авыр булса да, бирешмәскә тырыша Ана. Кызы белән бәйле истәлекләрдән юаныч эзли һәм Аллаһтан сабырлык сорый. «Рамазан аеның соңгы көннәрендә, Кадер кичәләрендә дөнья куйды балам. Оҗмаг кошы булсын инде дип догаларымны кылам», - ди ул.
Игътибарыгызга Гөлсирин Ильяс кызы Әбделхаева (Кыямова) истәлегенә багышлап язылган бәетне сезгә дә тәкъдим итәргә булык. Урының оҗмагта булсын, Гөлсирин!
Рәфилә Шәмсетдинова
Гөлсиринем истәлегенә
Гөлсиринем, яз чәчәгем,
Ник сулдың кулларымда?
Сагышларны баса алмыйм,
Чыкмыйсың уйларымнан.
Гөлсиринем, йолдызкаем,
Синсез караңгы тормыш…
Ник өзелде гомеркәең?
Ник аямады сине язмыш?
Син бит миңа якты кояш идең,
Син бит идең тормыш
шатлыгы,
Һәрчак миңа ныклы терәк
идең,
Сүзсез аңлый идең бөтен
уемны…
Пар кангатым нигә сындың,
Нигә киттең ялгыз калдырып?
Улларыбыз елый сине
сагынып,
Газиз әнкәй ярсый кайгырып.
Син үстергән чәчкәләрең көтә,
Чык тамчысы булып ага
яшьләре,
Син утырткан бакчаларың
көтә,
Туганнарың көтә,
күршеләрең…
Сине сагынып шаулый бүген
урман,
Җиләк җыйган яшел үзәннәр,
Нурсыз калды синсез безнең
урам,
Моң-зар җырлый көмеш
чишмәләр.
Җиргә ятып елый җилләр,
Минем сагышыма кушылып,
Без яраткан гүзәл җирләр
Юксыналар сине сагынып.
Күз алдымда синең нурлы
йөзең,
Кыйгач кара кашларың,
Хәтеремдә һәрбер назлы
сүзең,
Ягымлы, сабыр тавышларың.
Чиксез дәрья иде күңелләрең,
Алтын иде җитез кулларың…
Нинди матур иде хыялларың!
Нинди изге иде синең
уйларың!
Оябызны кордык бергә,
Гомерлек булсын, диеп.
Улларыбыз үссен бәхеттә,
Безгә таяныч булып.
Ачы хәсрәт килде көтмәгәндә,
Давыл булып керде капкадан.
Яман авыру екты гүзәлемне,
Тартып алды безнең арадан.
Бирешмәскә теләп үлемгә.
Әрнүләрне, сызлауларны
Сиздермәде беркемгә.
Ничек итеп ышаныйм соң
Бу дөньяда, бәгърем, син юкка,
Ничекләр генә күним соң
Күңелемдәге кара бушлыкка.
Гөлсиринем, бердәнберем,
Алыштырмаслык ярым,
Ачуланып китмә, бәгърем,
Онытылмаслык ярым!
Гөлсиринем, май чәчәгем,
Бигрәк кыска булды гомерең.
Булмадың шул нурлы
киләчәгем,
Үкенечкә калдың, күз нурым.
Күңелемнең иң түрендә
Булыр һәрчак урының,
Син калырсың минем
йөрәгемдә
Мәңге сүнмәс якты нур
булып…
Роза Ягудина,
Яшел Үзән районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X