Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Россия ирләре хатыннары акчасына яшәргә әзер

Россиядә өйләнгән ир-атларның 25 проценты эшләрен калдырып, өйдә утырырга риза. Аларның бердәнбер шарты - хәләл җефетләре гаилә чыгымнарын тулысынча капларга тиеш. Әлеге сораштыруны Superjob тикшеренү үзәге оештырган. Тикшеренүдә Россиянең төрле почмакларында яшәүче 1600 өйләнгән ир катнашкан. Бактың исә, Россиядә гомер итүче өйләнгән ир-атларның чиреге беркайда да эшләмичә, көне буе өйдә...

Россиядә өйләнгән ир-атларның 25 проценты эшләрен калдырып, өйдә утырырга риза. Аларның бердәнбер шарты - хәләл җефетләре гаилә чыгымнарын тулысынча капларга тиеш.


Әлеге сораштыруны Superjob тикшеренү үзәге оештырган. Тикшеренүдә Россиянең төрле почмакларында яшәүче 1600 өйләнгән ир катнашкан.

Бактың исә, Россиядә гомер итүче өйләнгән ир-атларның чиреге беркайда да эшләмичә, көне буе өйдә утырырга риза икән. Тик мондый адымга барыр өчен аларның хатыннары гаилә чыгымнарын тулысынча капларлык эштә эшләргә һәм зур хезмәт хакы алырга тиеш. "Тик андый хатынны каян табасы?" - дип белдерә әлеге ирләр һәм хыялларының тиз генә тормышка ашачагына ышанмый.

Хәер, бу фикер белән килешмәүче ир-атлар күбрәк. Россиядә гомер итүче ирләрнең 64 проценты традицион карашлы булулары белән аерылып тора. "Гаиләне ир-ат туендырырга тиеш", "Мин - табучы, хатын - гаилә учагын саклаучы" дип саный алар.

Ирләр арасында "өйдә утырып" караганнары да юк түгел. Бу көннәр аларда бары тик начар хатирәләр генә калдырган. Мондый ирләр арасында: "Андый тәҗрибәне дошманыма да теләмим", - дип җавап бирүчеләр күп булган.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев